Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төсле ком белән рәсемнәр ясау буенча мастер-класс узды.
Мондый мастер-класс чыдамлыкны, вак моториканы үстерә һәм балаларга да, өлкәннәргә дә иҗат шатлыгы бирә. Ком белән эшләү тынычландыра да.