Әтнә районында социаль тармак белгечләре балалар Сабантуе үткәрде

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Татар авылларында җәй күңелле Сабантуйлардан башлана. Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә балаларга бәйрәм оештырырга булдылар. «Балалар кечкенәдән үк үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятенең үзенчәлеген, үз гаиләсенең тарихын белсеннәр», – диләр учреждениедә.

Сабантуй төрле конкурслар, уеннарсыз үтми. Бәйрәм «Туган ягым» паркында оештырылды. Бәйрәмдә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм күпбалалы гаиләләрдән балалар, инвалид балалар катнашты. Балалар шатланып спорт ярышларында һәм халык уеннарында катнаштылар. Уеннар бию номерлары һәм җырлар белән чиратлашып барды. Бер генә бала да бәйрәмнән бүләксез һәм тәм-томсыз китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International