Лениногорск районы балаларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр

2024 елның 21 июне, җомга

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара уздырдылар.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова балигъ булмаганнарга юлдагы иң катлаулы хәлләр турында сөйләде, юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм юлда игътибарсызлык нәрсәгә китерә икәнен искәртте. Балалар кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар, үз сорауларын бирделәр, «Җәяүлеләр үтүе» фильмын карадылар.

Чара ахырында балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International