«Асылташ» приюты тәрбияләнүчеләре балалар спартакиадасында катнаштылар

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Июнь аенда Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр X «Үзеңдә кеше тәрбиялә!» балалар спартакиадасында катнаштылар.

Быел спартакиадада илнең төрле төбәкләреннән 24 команда – 500дән артык кеше катнашты. Спорт беренчелекләреннән тыш, балалар башка командалар белән иҗади конкурсларда ярыштылар.

Спартакиада вакытында балалар башка төбәкләрдән килгән балалар белән таныштылар, иҗади мастер-классларда катнаштылар. Учреждение белгечләре өчен махсус белем бирү программасы оештырылган иде. Семинарда катнашучы һәркем дәүләт үрнәгендәге сертификат алды.

Бер ай дәвамында приют командасы ныклап әзерләнде. Балалар мораль һәм физик яктан әзерләнгәндә, шәһәр депутатлары спорт формасы алырга ярдәм итте. Шәһәр җитәкчелеге Казанга илтүне тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International