20 июньдә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында «Гаилә белән ял көннәре» акциясе узды.
Даниэль Арсентьевның туган көнендә аның гаиләсе килде. Иртәдән үк малай якыннарының килүен дулкынланып көтте. Башта Даниэль әти-әнисе өчен балалар йорты территориясе буйлап экскурсия оештырды, бакчаны һәм үзе көн саен су сипкән чәчәкләрне күрсәтте. Соңрак «Лучики» төркеме тәрбияләнүчеләре җыр, елмаюлар һәм алкышлар бүләк иттеләр. Даниэль гаиләсе белән бергә барлык дуслары өчен бәйрәм өстәле әзерләгән иде.
Яхшы ял көннәре барлык гаилә әгъзаларын берләштерергә генә түгел, ә балага ата-анасы өчен никадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм итә.