Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.
28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Татарстанда чаралар 49 мәйданчыкта узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.
Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» блогыннан чираттагы дәрес узды. Ул «Гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре» дип аталды.
Бүген Татарстан Республикасы хзмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Үзгәрешләр чорында психиатрия» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Конференция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Югары Ослан муниципаль районында «Яшүсмер–2024» ведомствоара профилактика операциясе кысаларында профилактика системасы субъектлары катнашында ведомствоара рейдлар дәвам итә. Чаралар социаль куркыныч хәлдә булган, профилактик исәптә торучы гаиләләрне колачлый.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре өчен төзелеш гипермаркетына экскурсия оештырдылар.
Бүген Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең медицина профилактикасы буенча табибы Александра Скрипко социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары һәм үзәк хезмәткәрләре өчен «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау» темасына интерактив лекция үткәрде.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 1 нче социаль участокта тарихи хәтер сәгате үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча «Заманның тере бәйләнеше» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Бүген Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара булып узды. Дәресне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Мария Исаева үткәрде.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды. Гаилә парларын мондый мәдәни чараларга җәлеп итү аларның кәефен күтәрә генә түгел, ә гаилә белән аралашудан шатлык кичерергә дә ярдәм итә.