Ютазы районында социаль хезмәткәрләр өчен бәйрәм чарасы узды

2024 елның 21 июне, җомга

Район мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Районның иҗат коллективлары җыелганнарга искиткеч концерт номерлары бүләк иттеләр.

Социаль хезмәткәрләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Ул тармак белгечләрен күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International