Корбан бәйрәме уңаеннан Югары Осланда балалар бәйрәме узды. Соңгы биш елда ул район мәдәният йорты янындагы паркта уздырыла. Һәр тапкыр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аны оештыруга бик җитди карыйлар. Традиция буенча бу бәйрәм аз керемле, күпбалалы гаиләләрдәге балалар, инвалид балалы гаиләләр, тәрбиясез калган балалар өчен үткәрелә. Чарада барлыгы 34 гаилә – 70 бала катнашты.
Быел оештыруга «Яхшы кешеләр» хәрәкәте волонтерлары кушылды. Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтте. Һәр гаилә бәйрәмнән бүләкләр белән китте.
«Яхшы кешеләр» хәрәкәте җитәкчесе Илсөяр Вәлиуллина иганәчеләргә бәйрәмне үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.