Бүген Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара булып узды. Дәресне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Мария Исаева үткәрде.
Катнашучыларга, балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр алучыларга, Иннополис шәһәре турында видеоролик күрсәттеләр. Балалар техниканың яңалыкларын бик теләп карадылар, фикер алыштылар. Бу кызыклы итеп вакыт үткәрү генә түгел, ә фән һәм техника дөньясындагы актуаль тенденцияләр турында кыйммәтле мәгълүмат чыганагы да.