Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар үткәрелә

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 1 нче социаль участокта тарихи хәтер сәгате үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча «Заманның тере бәйләнеше» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Балалар Җиңүгә зур өлеш керткән балалар турында кызыксынып тыңладылар. Чара вакытында сугыш турында шигырьләр яңгырады. Ахырда балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булган социаль хезмәтләр алучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова хәтер дәресе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International