18 июньдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә җәмгыятьтә законнар турында вебинар узды.
Чараны оештыручы – «Ата-аналар җинаятьчелек, көч куллану һәм наркотикларсыз тормыш өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге. Вебинарда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Киләчәктә мондый вебинарларны төрле темаларга үткәрергә планлаштыралар.