Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде.
Шартлы янгын азык блогында башланды. Хәбәр итү системасы эшләде, һәм приютта тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең барысы да бинадан эвакуацияләнде. Укулар уңышлы үтте, эвакуацияне оператив рәвештә үткәрделәр. Укыту барышында янгын чыккан очракта күнекмәләр һәм гамәлләр ныгытылды.