18 июньдә балалар ял итү мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева «Һөнәри рулетка» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде. Чара 1 нче социаль участокта узды.
Балалар иң популяр һәм кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, теләсә нинди һөнәри эшчәнлекнең мәгънәсе турында фикер алыштылар. Уен катнашучылары үзләре һәм белгеч ярдәме белән кирәкле, әмма популяр булмаган һөнәрләрне якладылар.
Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.