Бүген Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең медицина профилактикасы буенча табибы Александра Скрипко социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары һәм үзәк хезмәткәрләре өчен «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау» темасына интерактив лекция үткәрде.
Катнашучыларга шәһәрдә һәм районда ВИЧ / СПИД белән бәйле хәлләр турында сөйләделәр, ВИЧ-инфекция йоктыру юллары, аның симптомнары, дәвалау ысуллары белән таныштырдылар.
Очрашуда 45 кеше катнашты.