«Өмет» үзәгендә парлар бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Гаилә елына багышланган чаралар үткәрү яхшы традициягә әверелде. Бу юлы чара Романовлар һәм Сөләймановлар гаиләләренә багышланган иде. Алар үз гаиләләренең барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар.

Михаил һәм Валентина Романовлар әти-әниләре үгет-нәсихәте буенча өйләнешәләр. Алар инде 49 ел бергә бәхетле яшиләр.

Рафис Сөләйманов үзенең ныклап тырышуы һәм үзсүзлелеге аңа булачак хатыны Гөлсинәнең йөрәген яуларга ничек ярдәм иткәнен сөйләде. Һәм менә алар 42 ел дәвамында бергә яшиләр.

Чара котлаулар, җырлар һәм шигырьләр белән тулы иде. Һәр катнашучы үзенең яшьлек хатирәләренә чумды һәм гаилә бәхетенең сере белән уртаклашты.

Ахырда парларга гаилә бәхете символы булган ромашка рәвешендә медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International