ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Алабугада 20 июньдә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылары командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Чараны оештыручылар – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге.

2024 елда Балык Бистәсе районындагы «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оешуга 25 ел тулуын билгеләп үтә.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында сәламәтлек дәресе оештырдылар. Ул сәламәтлек бәхетле тормышның төп шарты икәнлеге турында белем формалаштыруга юнәлдерелгән.

Район мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Районның иҗат коллективлары җыелганнарга искиткеч концерт номерлары бүләк иттеләр.

Әлмәтнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй узды, анда социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар арасында шулай ук гаилә парлары да бар иде.

Бүген Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге фельдшеры белән берлектә аз хәрәкәтләнүче гражданның өендә Карау мәктәбенең чираттагы дәресен үткәрде. Дәрес актуаль тема буенча оештырылды.

Корбан бәйрәме уңаеннан Югары Осланда балалар бәйрәме узды. Соңгы биш елда ул район мәдәният йорты янындагы паркта уздырыла. Һәр тапкыр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аны оештыруга бик җитди карыйлар. 

20 июньдә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында «Гаилә белән ял көннәре» акциясе узды.

Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Show-Time» цирк тамашасына бару оештырдылар. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International