«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында сәламәтлек дәресе оештырдылар. Ул сәламәтлек бәхетле тормышның төп шарты икәнлеге турында белем формалаштыруга юнәлдерелгән.
Әңгәмә барышында балалар наркотикларның организмга тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар, аларны куллануга юл куймау турында ачык позиция формалаштырдылар. Дәреснең иҗади өлешендә балигъ булмаганнар сәламәт яшәү рәвеше өчен тавыш бирделәр.