Алабугада мини-футбол буенча ачык турнир узды

2024 елның 21 июне, җомга

Алабугада 20 июньдә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылары командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Чараны оештыручылар – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге.

Турнирны Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надир Курамшин һәм «Олимп» спорт мәктәбе директоры Илдар Газиев ачты. Алар барлык катнашучыларга кызыклы ярышлар һәм көчле көндәшләр теләделәр.

Төп кубок өчен Татарстан Республикасының интернат-йортларыннан алты команда көрәште. Җиңү пьедесталына Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты командасы күтәрелде. Калган призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 2 урын – Алабуга интернат-йорты, 3 урын – Чистай интернат-йорты.

Командаларның иң яхшы биш уенчысы дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән билгеләнде.

Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, анда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин катнашты. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International