«Доверие–Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге 25 еллык юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 21 июне, җомга

2024 елда Балык Бистәсе районындагы «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оешуга 25 ел тулуын билгеләп үтә.

Ел саен үзәк 500гә якын кешегә хезмәт күрсәтә. 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны даими рәвештә урап узу үткәрелә.

Учреждениедә «Гарденотерапия», «Скандинав йөреше», «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе», «Мобиль бригада», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Мин – кеше» социаль навигаторы», «Ата-аналар мәктәбе», «Син ялгыз түгел», «Патриотик тәрбия» кебек инновацион технологияләр кулланып эш алып барыла.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Балык Бистәсе районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру бара. Шулай ук авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне планлы дәвалау-диагностика чаралары үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, 2023 елда 1 156 кеше китерелгән.

Социаль куркыныч хәлдә булган балаларны һәм гаиләләрне ачыклау һәм алдан социаль ярдәм чараларын күрү максатларында консультатив ярдәм күрсәтү өчен участок социаль эше алып барыла. Шулай ук учреждение белгечләре акцияләрдә, ведомствоара профилактика операцияләрендә, конкурсларда катнашалар. Үзәк хезмәткәрләре арасында төрле конкурслар призерлары бар.

Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык гаиләләренә социаль паспортлар ясалган. Өйдә социаль хезмәткәр хезмәтләрен махсус хәрби операциядә катнашучыларның өч ата-анасы һәм биш МХО һәлак булганнарның ата-анасы бушлай ала», – дип сөйли учреждение директоры Фирая Әхмәтҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International