Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре тегү фабрикасында булдылар.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Гаиләм һөнәрләре» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Анда «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә курс үтүче балалар катнашты. Конкурс Россиядә Гаилә елына багышланган.
21 июньдә «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәт алучыларына бардылар. Гаилә пары игътибарына Б. Васильевның «А зори здесь тихие» әсәре мотивлары буенча тамаша тәкъдим ителде.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала.
23 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Халыкара Олимпия көне» түгәрәк өстәле һәм спорт бәйрәме узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Яр Чаллыда «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен иппотерапия буенча хәйрия проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Чаралар «Татнефть» ГАҖнең тулы ярдәме белән «Кентавр» ат спорты мәктәбе базасында уза.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Терри Джой» балалар бәйрәмнәре студиясе һәм Казаннан «Bite Media» реклама агентлыгы волонтерларын каршы алдылар.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова Алан авыл җирлегенең мәктәп яны лагеры базасында дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрнең патриотик аңын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.
Хәтер һәм кайгы көненә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар узды. Тәрбияче Ксения Хваткова үткәргән мәгълүмать сәгатьтән башладылар.