ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «ФизкультУра!» чарасы узды. Ул Халыкара наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган иде.

2024 ел башыннан Татарстан Республикасында 293 кеше «Демография» милли проекты кысаларында белем ала башлады. Бу мөмкинлекне кулланган кешеләрнең күбесе өч яшькә кадәрге бала карау ялында – 100 кеше. 

28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Эш бирүчеләр белән тиз әңгәмәләр, һөнәри юнәлеш бирү тестларын узу, үз эшеңне ачу, ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту буенча консультацияләр алу мөмкинлеге – бу Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе биргәннең бик аз өлеше генә. 


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы катнашында ачык ата-аналар көне узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тормыш сулышы» тернәкләндерү-сәламәтләндерү программасын эшләделәр. Аның кысаларында учреждениенең тоз бүлмәсендә шәфкать туташы Жанна Бизяева социаль хезмәтләр алучылар өчен табиб-терапевт тәкъдиме буенча социаль-тернәкләндерү чаралары комплексы үткәрә. Интернат-йортта яшәүчеләр дәресләрдә зур рәхәтлек белән катнашалар.

«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Балачак» мультстудиясе «Шүрәле» әкиятенә нигезләнгән яңа мультфильм тәкъдим итте.

Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар янына махсус хәрби операциядә катнашучы А. Котельников килеп китте.

25 июньдә, ачык ишекләр көнендә, Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенә «Әкият» балалар үзәгеннән кунаклар килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International