Казанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Горький исемендәге паркта узачак

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Татарстанда чаралар 49 мәйданчыкта узачак. Казанда эшкә урнаштыру ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак.

Мәйданчыклар, чаралар үткәрү вакыты турында тулырак мәгълүмат һәм һәр мәйданчыкта узачак активлык программасы белән монда танышырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International