Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашучылардан иң яхшы 5 вакансия

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Эш бирүчеләр белән тиз әңгәмәләр, һөнәри юнәлеш бирү тестларын узу, үз эшеңне ачу, ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту буенча консультацияләр алу мөмкинлеге – бу Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе биргәннең бик аз өлеше генә. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында катнашучылар арасыннан эш бирүчеләрнең иң яхшы вакансияләре:

В. И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ инженер-конструктор эзли. Хезмәт хакы 87 мең сумнан башлап;

«КАМАЗ» ГАҖ инженер-конструктор эзли һәм 60 мең сумнан хезмәт хакы тәкъдим итә;

«Бөгелмә механика заводы» ҖЧҖ механика әзерләү цехы начальнигын эзли. Хезмәт хакы 136 мең сумнан башлана;

«Ай-Пласт» ҖЧҖ 137 мең сум хезмәт хакына баш энергетикны эзли;

«ТМС групп» ҖЧҖ ИК станоклар операторы кирәк. Хезмәт хакы 100 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International