«Яңарыш» үзәгендә чираттагы мультфильм төшерделәр

2024 елның 25 июне, сишәмбе

«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Балачак» мультстудиясе «Шүрәле» әкиятенә нигезләнгән яңа мультфильм тәкъдим итте.

Балалар төшерү барышында күп нәрсәгә өйрәнделәр. Башта яшь аниматорлар татар шагыйре Габдулла Тукай әсәре белән таныштылар. Аннан соң персонажлар рәсеме һәм алардан марионеткалар ясау, тавыш бирү һәм монтажлау барды.

Һәр катнашучы уңай эмоцияләр, шулай ук башка кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International