25 июньдә, ачык ишекләр көнендә, Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенә «Әкият» балалар үзәгеннән кунаклар килде.
«В.СЕ. вместе» инклюзив иҗат клубы җитәкчесе Ирина Фролова балаларны һәм аларның әти-әниләрен үзләре иҗат иткән әкиятләр белән таныштырды, ә философия фәннәре кандидаты, аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эшләү методик үзәге җитәкчесе Марианна Герасимова музыка терапиясе буенча тренинг-практикум үткәрде.
Балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади тренингларда бергәләп катнашу һәм музыкаль тавыш инструментлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек туды.