«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «ФизкультУра!» чарасы узды. Ул Халыкара наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган иде.

Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, социаль хезмәтләр алучыларның физик активлыгын арттыру.

Чара башында наркотикларның зыяны, наркотикларны куллану нәтиҗәләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннары социаль хезмәтләр алучылар координацияне, җитезлекне, көч һәм чыдамлыкны яхшыртуга ярдәм итүче эстафеталарда катнаштылар. Чараның соңгы этабы ял итү күнегүләре булды.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International