Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар янына махсус хәрби операциядә катнашучы А. Котельников килеп китте.
Очрашу тере әңгәмә форматында узды. Бу буыннар сөйләшүе генә түгел, ә мөһим вакыйгаларда катнашкан кешенең авызыннан тарихны белү мөмкинлеге иде. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алдылар һәм чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм Россиянең чын гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.
Балалар сугышчыга хатлар белән конвертлар тапшырдылар. Ул аларны хезмәттәшләренә тапшырачак.