Татарстанда яшәүче 300гә якын кеше «Демография» милли проекты кысаларында укуга кереште

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

2024 ел башыннан Татарстан Республикасында 293 кеше «Демография» милли проекты кысаларында белем ала башлады. Бу мөмкинлекне кулланган кешеләрнең күбесе өч яшькә кадәрге бала карау ялында – 100 кеше. Шулай ук яңа һөнәрне 50 яшьтән өлкәнрәк 19 кеше үзләштерергә булган.

Яңадан укыту өчен иң кирәкле юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, менеджмент һәм кадрлар эшчәнлеге тора.

Исегезгә төшерәбез, укырга гаризаны «Россия эше» порталында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International