«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар көне узды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы катнашында ачык ата-аналар көне узды.

Очрашу барышында инвалид балаларның ата-аналары мәктәпкәчә белем бирүнең яраклаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыру, мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балаларны укыту өчен педагогик кадрлар әзерләү, шулай ук балалар өчен җәйге ял оештыру турындагы сорауларга җаваплар алдылар.

Ата-аналар компетентлы кешеләр һәм башка ата-аналар белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә торган мондый очрашулар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International