ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2024 ел
сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен кулинария осталыгы буенча чираттагы дәрес үткәрделәр.

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаиләләр белән алты айлык хезмәттәшлек тәмамланды. Бу вакыт эчендә һәр бала 140 индивидуаль үсеш дәресе алды.

Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре «Киләчәккә билет» программасы кысаларында һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждение тәрбияләнүчеләре Югары Баланда авылындагы «Актай агрофирмасы» ҖЧҖнең ат ишегалдында булдылар.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Импульс» волонтерлар отряды программасы тәрбияләнүчеләрнең җәмәгатьчелеккә файдалы эш башкаруларын күздә тота. 

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар «Җәяүле – юл хәрәкәтендә актив катнашучы» дигән чарада булдылар. 

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк балалар китапханәсе белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында «Фән һәм техника дөньясында зур казанышлар» дигән танып-белү чарасы үткәрелде.


15
июль, 2024 ел
дүшәмбе

14 июльдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында күңел ачу чарасы уздырылды. Балыкчы көне балалар коллективын берләштерүгә һәм шатлыклы кәеф булдыруга юнәлдерелгән.

15 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бисердан үрү буенча мастер-класс узды. Чара бакчачыларның гадәти булмаган бәйрәменә – Карлыган көненә багышланган иде.

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International