Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк балалар китапханәсе белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында «Фән һәм техника дөньясында зур казанышлар» дигән танып-белү чарасы үткәрелде.
Очрашуның максатлары – тәрбияләнүчеләрне фәнне өйрәнүгә җәлеп итү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү.
Балалар фәннең мөһимлеге турында белделәр, импровизацияләнгән фәнни лабораториядә кул астындагы әйберләрдән кечкенә фәнни экспериментлар үткәрделәр.
Чара «Фән һәм технология» фильмын карау белән тәмамланды.