Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен кулинария осталыгы буенча чираттагы дәрес үткәрделәр.
Мондый дәресләрдә катнашучылар үз рецептлары белән уртаклашалар, идеяләр тәкъдим итәләр һәм ингредиентлар белән экспериментлар ясыйлар. Моның ярдәмендә пешерү процессына һәркем үз өлешен кертә ала.
Пешерү барышында бүлек карамагындагылар аш-су турында күбрәк беләләр, яңа рецептлар һәм ризык әзерләү алымнары белән танышалар.