Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар «Җәяүле – юл хәрәкәтендә актив катнашучы» дигән чарада булдылар. Ул юл һәлакәтләрен профилактикалауга, шәхси иминлекне һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылыкны үстерүгә юнәлдерелгән.
Үзәк белгече юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Бу темага видеороликлар караганнан соң, социаль хезмәт алучылар үз куллары белән юл хәрәкәте атрибутларын ясадылар.
Чарада 14 кеше катнашты.