14 июльдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында күңел ачу чарасы уздырылды. Балыкчы көне балалар коллективын берләштерүгә һәм шатлыклы кәеф булдыруга юнәлдерелгән.
Балалар табышмаклар чиштеләр, «Балыкчы зирәклеге» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Аннары балаларга кунакка Диңгез патшасы килде, ул күңелле конкурслар һәм уеннар оештырды. Һәркем үзенең җитезлеген, осталыгын, тизлеген күрсәтте, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алды.