Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Импульс» волонтерлар отряды программасы тәрбияләнүчеләрнең җәмәгатьчелеккә файдалы эш башкаруларын күздә тота. Бүген яшь волонтерлар укытучылар белән бергә Аксубай читендәге чишмә территориясен тәртипкә китерделәр.
Чишмәнең чисталыгын авыл администрациясе тәэмин итә, әмма балаларның ярдәме дә артык булмады. Тәрбияләнүчеләр чишмәне һәм аның тирәсен чүп-чардан чистарталар, чабылган үләнне җыйдылар, чәчәк түтәлләрен йомшарттылар. Эш барышында чишмә территориясен төзекләндерү буенча план билгеләнде.