Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаиләләр белән алты айлык хезмәттәшлек тәмамланды. Бу вакыт эчендә һәр бала 140 индивидуаль үсеш дәресе алды. Белем һәм практик тәҗрибә балаларга танып белү активлыгын, сәләтләрен үстерүдә, тормышта имин адаптация узуларына ярдәм итәчәк.
Индивидуаль, төркемле консультацияләр, ата-ана–бала форматында ачык дәресләр, иртә ярдәм белгечләре үткәргән мастер-класслар, фокус-төркемнәр ярдәмендә ата-аналар балаларны үстерү, тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләрендә үз компетентлыкларын арттырдылар.
Барлык балалар да истәлекле бүләкләр алдылар.