15 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бисердан үрү буенча мастер-класс узды. Чара бакчачыларның гадәти булмаган бәйрәменә – Карлыган көненә багышланган иде.
Хезмәт буенча инструктор бу җиләкнең Россиядә барлыкка килү тарихын сөйләде, катнашучыларга кара, ак һәм кызыл карлыган булуын искә төшерде. Дәрес барышында белгеч бисердан карлыган ботагы ясау эзлеклелеген ачык итеп аңлатты һәм күрсәтте.
Чараны тәмамлап, социаль хезмәтләр алучылар эш барышында кәефләренең яхшыруын билгеләп үттеләр. Алар белгечкә мавыктыргыч чара өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада биш кеше катнашты.