Югары Ослан районында «Яшүсмер–2024» ведомствоара профилактика операциясе дәвам итә. «Гаилә» дип аталган операциянең өченче этабының бурычлары – имин булмаган гаиләләрне һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны, бала тәрбияләүдән читләшкән яисә бала белән рәхимсез мөгамәлә итүгә юл куйган ата-аналарны, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә укымый торган мәктәп яшендәге балаларны ачыклау.
Ел саен Белем көне алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе уза. Бу инициативада Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең катнашуы күркәм традициягә әверелде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә.
Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Нурлат районында булды. Анда ведомство башлыгы Курск өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты. Аларны Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына да урнаштырдылар.
Югары Ослан районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Аны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Игелекле кешеләр» волонтерлык хәрәкәте оештырды. Бишенче ел бу чарага прокуратура һәм суд коллективлары, Югары Ослан һәм Иннополис эшмәкәрләре кушыла.
«Буыннар элемтәсе» бөтенроссия рухи-патриотик проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге белән берлектә оешма карамагындагылар өчен Алма Спасына багышланган бәйрәм-фестиваль оештырдылар.
«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елның июлендә Балтач районында Идея Николаевна гаиләле булды. Олы яшьтәге әби Маргарита Васильева гаиләсендә яши.
Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем йортым – минем таянычым» хокукый уен практикумы узды.
Лениногорск районына эш сәфәре вакытында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Узган атнада Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында 2024–2027 елларга яңа коллектив килешү кабул итү буенча коллектив җыелышы узды.