Узган атнада Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында 2024–2027 елларга яңа коллектив килешү кабул итү буенча коллектив җыелышы узды.
Чара профсоюзның яңа әгъзаларына тантаналы рәвештә профсоюз билетлары тапшырудан башланды. Аннары учреждениенең профсоюз комитеты рәисе Ольга Луб катнашучыларны яңа коллектив килешүгә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Үзәк хезмәткәрләре шартнамәнең аерым пунктлары буенча сораулар бирә алдылар, шулай ук профсоюз активы эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен әйтә алдылар.
Тавыш бирү өчен кворумга ирешелде, күпчелек яңа коллектив килешү өчен тавыш бирде.