Югары Ослан районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Аны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Игелекле кешеләр» волонтерлык хәрәкәте оештырды. Бишенче ел бу чарага прокуратура һәм суд коллективлары, Югары Ослан һәм Иннополис эшмәкәрләре кушыла.
Игътибар үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган 25 гаиләдән 7–16 яшьлек 36 бала. Оештыручылар алар өчен кызыклы интерактив программа гына түгел, бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.
Балалар күңел ачкан арада аларның әниләре өчен модалы киемнәр күрсәтү оештырылды. Хатын-кызлар бүләккә ошаган киемнәр алдылар.
Чара бәйрәм ашы белән тәмамланды.