«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елның июлендә Балтач районында Идея Николаевна гаиләле булды. Олы яшьтәге әби Маргарита Васильева гаиләсендә яши.
Гаиләдә яхшы атмосфера, үзара ихтирам хөкем сөрә. Бу олы яшьтәге хатын-кызның хәленә уңай йогынты ясый. Очрашкан һәм телефоннан сөйләшкән саен Идея Николаевна үзенең опекунына һәм проектның кураторларына – «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.