Хезмәт коллективлары белән очрашуда алдагы сайлаулар турында сөйләштеләр

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Нурлат районында булды. Анда ведомство башлыгы Курск өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты. Аларны Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына да урнаштырдылар.

Эш сәфәре вакытында Эльмира Зарипова шулай ук Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International