«Буыннар элемтәсе» бөтенроссия рухи-патриотик проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге белән берлектә оешма карамагындагылар өчен Алма Спасына багышланган бәйрәм-фестиваль оештырдылар.
Чараның максаты – буыннар бәйләнеше символы буларак рус дөньясының уңай образын формалаштыру.
Социаль хезмәт алучылар бу бәйрәм турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, шигырьләр укыдылар, шулай ук халык җырларын тыңладылар. Ахырда рәхәтләнеп алма пирогы белән чәй эчтеләр һәм алма белән сыйландылар.