Лениногорск районында яшәүче күпбалалы гаиләгә баланы мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иттеләр

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Ел саен Белем көне алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе уза. Бу инициативада Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең катнашуы күркәм традициягә әверелде.

Канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы белән портфель гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы күпбалалы гаиләгә тапшырылды. Булачак беренче сыйныф укучысы портфельнең эчтәлеген сокланып һәм кызыксынып караган арада, әнисе ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Бу бүләк матди ярдәм генә түгел, җәмгыятьнең үсеп килүче буын турында кайгырту символы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International