Югары Ослан районында «Яшүсмер–2024» операциясе дәвам итә

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Югары Ослан районында «Яшүсмер–2024» ведомствоара профилактика операциясе дәвам итә. «Гаилә» дип аталган операциянең өченче этабының бурычлары – имин булмаган гаиләләрне һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны, бала тәрбияләүдән читләшкән яисә бала белән рәхимсез мөгамәлә итүгә юл куйган ата-аналарны, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә укымый торган мәктәп яшендәге балаларны ачыклау.

Районның профилактика субъектлары 7 торак пунктка чыктылар, балигъ булмаган балалары булган 15 гаиләдә булдылар. Ведомствоара рейд барышында ата-аналар һәм балалар белән инструктажлар, профилактик әңгәмәләр үткәрелде, гаиләләрнең яшәү шартлары тикшерелде, автоном янгын хәбәрчеләренең эше тикшерелде. Шулай ук гражданнарга балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, шул исәптән социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу буенча киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International