ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2024 ел
җомга

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы токарь» номинациясендә иң яшь катнашучы – Татарстаннан 22 яшьлек Айдар Әшрәпов җиңде. Җиңүче 4 ел токарь булып эшли, шул ук вакытта ул инде 6 нчы разрядка ия.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә җылылык һәм кайгырту атмосферасы хөкем сөрә. Учреждение хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Алар яңа пешкән ипидән сохари ясарга булдылар. Теләсә кайсы кешенең рационының нигезе булган ипи сугыш хәрәкәтләре шартларында тиз бозыла һәм куллану өчен яраксызга әйләнә. Сохари исә, озак саклана һәм тәмен саклый алуы аркасында, сугышчылар өчен кыйммәтле продукт булып тора.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гарденотерапия буенча эш дәвам итә. Педагог Наталья Митягина балаларны теплицада һәм бакчада сезонлы эшкә өйрәтә.

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Бүгенгә портал аша 46 мең гариза бирелгән.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Мөслим һәм Сарман районнарында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрде.

Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау программасы кысаларында «Чирша» сәламәтләндерү лагеренда куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар өчен чара үткәрелде. Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Булат Сөнгатуллин балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында лекция укыды, шулай ук экстремистик һәм террорчылык оешмаларының корбаны булмау турында сөйләде.

Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укулар дәвам итә.


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген махсус хәрби операция зонасында якташларыбызга ярдәм итүдә бердәм зур команда булу бик мөһим. Ютазы районының «көмеш» волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребез өчен гуманитар ярдәм җыюны һәм маскировка челтәрләре әзерләүне дәвам итәләр.

Россия Федерациясе дәүләт флагы көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Дәүләтем флагы» дигән велоузыш үткәрделәр. Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 3 нче социаль участокта оештырылды.

Казанда бүген махсус вакансияләр ярминкәсе узды – МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренә эш таба алды. Татарстан предприятиеләре аларга 25 меңгә якын эш урыны тәкъдим итә. Бер кандидатны берьюлы алты оешма кабул итәргә әзер. Ветераннар үзләре нинди эш эзлиләр – «Татар-информ» материалында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International