ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2024 ел
сишәмбе

«Гаилә альбомына күз сал» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар сериясе шулай атала. Бу юлы очрашуның төп герое социаль хезмәтләр алучы, коляскада утыручы Сергей Костюков булды. Аңа бу көнне 52 яшь тулды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр аны туган көне белән котладылар, «Мамы Казани» хәйрия фондыннан бүләк тапшырдылар.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре җәйге каникул вакытында социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларның ялын оештыру кысаларында социаль участокларда чаралар үткәрүне дәвам итәләр.

Татарстан Республикасы көненә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт ветераны, халык остасы Федор Парунзин янына экскурсия оештырды.

Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 140 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге граждан өйдә хезмәтләр ала. Алар барысы да даими чит ярдәмгә мохтаҗ.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме балалары һәм аларның ата-аналары белән «Гаилә – бу сүз никадәр тирән» дигән уен чарасы уздырдылар.

Ютазы районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында чара узды. 53 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа портфельләр алды.

Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мәгариф-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

Россиядә Гаилә елы һәм «Файдалы ял» программасы кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Норма социаль участогында спорт-уен чарасы үткәрделәр. Чарага күпбалалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, МХОда катнашучыларның гаиләләре һәм төрле учетта торучы гаиләләр чакырылган иде.

Учреждение хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен саклау максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә объектның террорчылыктан саклануы буенча тренировка уздырдылар.

Шушы көннәрдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында ата-аналар өчен «Сөйләмне хәрәкәт аша үстерү» дәресе үткәрелде. Укытучы-логопед Светлана Смирнова ата-аналарга сөйләм үсеше процессында хәрәкәтнең әһәмияте турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International