ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин эш визиты белән Зәй муниципаль районында булып кайтты. Анда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль тармак учреждениеләренең һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашу узды.

Теләче районында «Ярдәм кулы» программасы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучы белән йортны җыештыру темасына сөйләштеләр.


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сохари әзерләүне дәвам итәләр. Бу атнада акциягә медицина бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Солдатка өй токмачы» акциясе узды. Учреждение хезмәткәрләре анда актив катнашты. Хуҗабикәләр рәхәтләнеп токмач кистеләр. Безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак.

29 августта, Белем көне алдыннан, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшылык миннән башлана» дигән акция оештырдылар.

Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Контракт буенча хезмәт – синең сайлавың» акциясе кысаларында «Солдат боткасы» акциясе үткәрелде.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).

27 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә булган яшьләр өчен Кляшево авылының модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 27 августта республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Чараларда 186 кеше катнашты.

28 августта Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International