7 мартта Әлмәттә яшәүче иң өлкән әбигә 103 яшь тулды. Людмила Березова – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Азнакай районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны пазл җыю буенча уникаль гаилә чемпионатында катнашырга чакырды. Гаиләнең һәр әгъзасы үз сәләтләрен күрсәтә, зирәклеген үстерә һәм сәламәт көндәшлек атмосферасында берләшә алды.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, үсемлекләр терапиясе, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе. Социаль хезмәткәр Анфиса Кадырова еш кына өлкәннәр белән эш иткәндә үсемлекләр терапиясен куллана – бу бүлмә һәм бакча чәчәкләренең өлкәннәргә уңай йогынты ясау ысулы.
Татарстан Республикасы 2023 елда хезмәт базарындагы вәзгыять буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости экспертлары үткәргән тикшеренүдә хәбәр ителә.
6 сентябрьдә Тукай муниципаль районында депутатлар Ярослав Нилов һәм Эдуард Шәрәфиев белән очрашу булды. Чара барышында мәгариф, мәдәният һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы хезмәткәрләрен котладылар.
Шулай итеп, «Ашале» ИК» ҖЧҖ 40 хезмәткәргә 1 100,7 мең сум түләде.
Аны Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үткәрделәр. Турнирда балалары тернәкләнү узучы гаиләләр катнашты.
«Буыннар элемтәсе» бөтенроссия проекты кысаларында ел саен «Алма алмагачтан» фестивале үткәрелә. Буыннар бәйләнеше, тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрнең уртаклыгы символы буларак рус дөньясының уңай образын формалаштыру өчен Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шашка турниры үткәрелде.
«Пятерочка» кибетләре челтәре инициативасы буенча авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек пакетлары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелә. Аларда ярмалар, токмач, консервалар, көнбагыш мае, чәй, шулай ук татлы ризыклар һәм эчемлекләр бар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ЮХИДИ хезмәткәре катнашында «Юлларда куркынычсызлык әлифбасы» дигән чара оештырдылар. Ул балалар катнашында юл-транспортта имгәнү очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән.