ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Безнең янәшәдә якыннары турында кайгыртучы кешеләр яши. Яр Чаллыдан Рәмис Хәбибрахманов шундыйлардан.

«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында стационарны алмаштыра торган «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы эшли.


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтач районында район башлыгы Рамил Нотфуллин күпбалалы әни Наталья Терентьевага балаларын лаеклы тәрбияләгәне өчен Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды.

Авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту максатларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гриппка каршы массакүләм вакциналаштыру оештырылды. Чара сезонлы инфекцияләрдән саклану буенча еллык кампания кысаларында узды.

Бүген Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды. Учреждение директоры урынбасары Альбина Ушакова хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, ул территориядә шартлаткыч җайланма табылганда гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән иде.

8 сентябрьдә республикада ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Бу вакыйга алдыннан, сайлау процессы турында сайлаучыларның мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен артистлар чакырып бәйрәм концерты оештырды. 

3 сентябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик чаралар узды.

Татарстан Республикасы – илне ныгытуга гаять зур өлеш кертә торган динамикалы үсә торган төбәк. Нәкъ менә монда барлык күрсәткечләр буенча халыкның тормыш дәрәҗәсен комплекслы күтәрүгә юнәлдерелгән милли проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. 6 сентябрьгә портал аша якынча 54,6 мең гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 27 834 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шашка буенча турнир оештырдылар. Чара 5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр уздырыла торган Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International